ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

Узган сишәмбедә Антоновка авылында һәм Болгарга керү урынында автомобиль юлларын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Моны, һичшиксез, район тормышындагы зур вакыйгаларның берсе, дияргә мөмкин. Чөнки юллар социаль-икътисадый үсештә әһәмиятле роль уйный.

Шушы көннәрдә Болгарда яшәүче Анатолий Казначеевка туксан яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы гарасатларын кичкән ветеранны олы юбилее белән район җитәкчелеге, ветераннар оешмасы, социаль яклау бүлеге вәкилләре кайнар котлады.

 

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, бәйрәм күчтәнәчләре, бүләкләр тапшырдылар. Анатолий Васильевичка нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының һәм туганнарының җылы кайгыртуын тоеп яшәвен теләделәр.

Район үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, быел район халкы узган ел белән чагыштырганда гриппка каршы прививкаларны күбрәк ясаткан.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу балаларга да кагыла, чөнки ата-аналар арасында баласына привика ясатудан баш тартучылар саны азайды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International