Спас районында яңа юллар ачылды

2017 елның 27 октябре, җомга

Узган сишәмбедә Антоновка авылында һәм Болгарга керү урынында автомобиль юлларын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Моны, һичшиксез, район тормышындагы зур вакыйгаларның берсе, дияргә мөмкин. Чөнки юллар социаль-икътисадый үсештә әһәмиятле роль уйный.

Владимир КОРНИЛОВ

Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстан территориясендә утыздан артык программа уңышлы эшли. Шулар арасыннан юллар төзү программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан аерым контрольгә алынган, дип тә әйтергә була. Моның нәтиҗәсе буларак, республикабызда ел саен йөзләгән километр сыйфатлы юл төзелә һәм файдалануга тапшырыла. Авылларда төзелә торган юлларның нинди әһәмиятле роль уйнавы турында әйтеп һәм аңлатып торуның кирәге юк. Торак пунктларның киләчәге, кешенең тормыш дәрәҗәсе – болар һәм башкалар барысы да юлларның нинди булуына нык бәйле.

 

Антоновка авылындагы яңа юл участогын ачу тантанасы урта мәктәп бинасы янында үтте.

Бу көнне авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, янәшәдәге авыл җирлеге башлыклары, кайбер оешма һәм ведомство җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Традиция буенча кунакларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар.

 

Авыл халкы алдында чыгыш ясап, Камил Нугаев белән Фоат Вәлиев соңгы елларда районда һәм республикада юллар төзү һәм ремонтлау буенча башкарылган эшләр турында сөйләделәр, киләчәккә булган планнар белән таныштырдылар. Әлбәттә инде, авыл тормышындагы әһәмиятле вакыйга белән һәм, форсаттан файдаланып, якынлашып килүче Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котладылар.

 

Мондый юллар шулай ук Әҗмәр, Аграмак, Никольскида һәм башка торак пунктларда да төзелде. Куралово авылында да юлның бер өлеше ясалган. Җирлек башлыгы Марина Федотова республика һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт әйтте.

Күптәнге традиция буенча яңа төзелгән юл өстендә шампан шәрабен ватканнан соң, Антоновка авылы балалары кунаклар белән бергәләшеп юл аша сузылган ал тасманы кистеләр. Бераз соңрак шундый ук тантана шәһәргә керү юлында, Икмәк музеена һәм Приволжск поселогына таба борылышта үтте. Бирегә килгән җитәкчеләрне, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләрен, якын-тирәдәге авыл җирлеге башлыкларын һәм шәһәр халкын шулай ук район башлыгы һәм Дәүләт Советы депутаты сәламләде.

– Барлык таләпләргә туры килә торган яңа юлның бер өлешен файдалануга тапшырабыз, – диде Фоат Вәлиев. – Европадагы юлдан бер дә ким түгел, моның өчен “Алексеевскдорстрой”ның Спас участогы төзүчеләренә рәхмәт. Алар республиканың башка объектларында да сынатмый эшлиләр...

 

Сүз дә юк,  яңа юл шәһәребезгә бик кирәк, тормышыбызны заманча транспорт магистраленнән башка күз алдына да китереп булмый. Безнең якларга төрле төбәкләрдән килүче туристлар да табадай тигез юлны бик мактыйлар. Бу юл район һәм республика өчен дә бик әһәмиятле. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International