Шушы көннәрдә Болгарда яшәүче Анатолий Казначеевка туксан яшь тулды.
Бөек Ватан сугышы гарасатларын кичкән ветеранны олы юбилее белән район җитәкчелеге, ветераннар оешмасы, социаль яклау бүлеге вәкилләре кайнар котлады.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, бәйрәм күчтәнәчләре, бүләкләр тапшырдылар. Анатолий Васильевичка нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының һәм туганнарының җылы кайгыртуын тоеп яшәвен теләделәр.