Раштуа очрашуы

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 10 нчы гыйнварында рухани Евгений атакай чакыруы буенча Полянка авылының Изге Богородица Покров чиркəвенə бару Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортының матур бер традициясенə əйлəнде.
Храм кунаклары арасында Ульян өлкəсе Шмелевская мəктəбе балалары да бар иде, алар өлкəннəр белəн бергə гыйбадəт кылуда катнаштылар, аннары фəрештə, волхв, көтүче киемендə Яңа ел бəйрəме программасын күрсəттелəр.
Өлкəннəр Иисус Христосның улы туу турында тамашаны, матур шигырь һəм жырларны, Вифлеем йолдызы турындагы легенданы, биюлəрне бик яратып карадылар һəм тыңладылар.
"Раштуа кешелəр аңында рухи бəйрəм буларак чагылыш тапкан.  Раштуа - рух бəйрəме, бу көнне храмга барып догалар укырга, Аллаһка ялварырга, тəүбə кыларга, йөрəгеңнең чисталыгын күрсəтергə кирəк" - дип тəмамлады бəйрəм турында хикəясен Евгений атакай.
Очрашуда катнашучыларның барысына да татлы бүлəклəр өлəшенде һəм тəмле торт ашарга чакырылды. Кунаклар олыларга һəм балаларга рухи-əхлакый тəрбия бирүдə зур өлеш керткəн Евгений атакай белəн бик жылы саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International