“Бердәм Россия” көне” региональ партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Спас районында Ким мәктәбе базасында “Тарихи хәтер” мәйданчыгы эшләде.

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

“Бердәм Россия” көне” региональ партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Спас районында Ким мәктәбе базасында “Тарихи хәтер” мәйданчыгы эшләде. Анда Россия Герое Рәсим Баксиков, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте вәкиле Тимур Камалетдинов, Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов катнашты. Чара Волгоград өлкәсенә экспедициягә «Болгар» эзләү отрядын озату тантанасыннан башланды. Алга таба кунаклар өчен мәктәп укучылары үзләренең иҗтимагый оешмаларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International