Казанда «Илhам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген, 2024 елның 24 апрелендә Казанда «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Конкурста 600 укучы катнашты һәм 44 укучы гына җиңүче һәм призер булды. Алар арасында «Иске Рязяп урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучысы Сәмигуллина Әлфия (җитәкчесе-Фәйзиева Г.М.). Ул 10-11 сыйныф укучылары арасында «Яшь журналист» номинациясендә 3 урынны ала.  Аңа 5 мең сумлык диплом һәм сертификат тапшырылды.Әлфия белән Фәйзиева Гөлназ Мөнир кызын котлыйбыз. Аларга киләчәктә иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International