Россия көнен ничек каршылыйсыз?

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Ирина Конантьева, Полянка урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:

– Мәктәп каршындагы көндезге лагерьга йөрүче балалар өчен ел саен нинди дә булса кызыклы чара оештырырга тырышам.
Бу юлы да шулай итәрбез. Уен формасында төрле “станцияләрдә” укучылар белән бергә тагын бер тапкыр Россиянең дәүләт символлары, илебезнең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә күренекле шәхесләре турында белемнәрне яңартабыз, дуслык турында күбрәк беләбез. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, балалар төрле викториналарда теләп катнашалар, биремнәрне уңышлы башкаралар. 
12 июнь ял көне булганга күрә, мөмкинлектән файдаланып, гаиләм өчен бәйрәм табыны да корырга җыенам.
Валентина Якличева,
“Сеспель” чуаш ансамбле җитәкчесе:
– Минемчә, Россия Көне төрле милләт, дин һәм буын вәкилләренең дуслыгы турында тагын кат хәтеребезгә төшерә.
Туган телебезне үстерергә, аңа пропаганда ясауга мөмкинлек булуына мин бик шатмын. Ансамблебезне төрле концертларга еш чакыралар, 12 июньдә дә кызым чыгыш ясарга тиеш. Мондый чараларда башкалар да чуаш халкының милли традицияләре белән якыннанрак таныша ала.
Мәсәлән, минем беркайчан да мәктәп коллективында, күршеләрем, таныш-белешләрем арасында милләтем аркасында үземне кыерсытылган итеп тойганым булмады. Кемнең нинди телдә сөйләшүе мөһим түгел, чөнки Ватаныбыз уртак бит. 
Людмила Данилина,
пенсионер, (Кузнечиха авылы):
– Шушы бәйрәм алдыннан әниемнең 85 яшьлек юбилеенда барлык туганнарыбыз белән очраша алдык. Шулай итеп, Россия Көнен гаиләбез белән билгеләп үткән кебек булды.
Дөресен әйткәндә, башка авыл кешеләре кебек, минем өчен дә бу гадәти көн. Йорт эшләреннән, бакча караудан беркем азат итми. Үзем инде пенсиядә, шөкер, аны эшләп алырга мөмкинлегем булды. Хәзер инде иң мөһиме – дөньялар имин булсын иде.
Александра Калашникова,
район Мәдәният йорты режиссеры, район яшьләр ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе:
– Башка еллардагы кебек, Россия Көнендә шәһәрдә миңа турыдан-туры мөнәсәбәте булган төрле бәйрәм чаралары узачак.
Төрле концертларда теләп катнашам, 12 июньдә дә чыгыш ясарга җыенам. Без, мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәм көнне кешеләрнең күңелен күтәрү өчен тырышабыз.
Александр Савинов,
(Болгар шәһәре):
– Шушы көннәрдә генә Ватан алдындагы бурычымны намус белән үтәп, армия сафларыннан әйләнеп кайттым. 
Анапада, ракета-техник гаскәрләрендә бер ел хезмәт итү дәверендә илебезнең нинди куәтле булуын тагын да яхшырак аңладым, төрле милләттәге яңа дуслар таптым. Армиядә хезмәт итеп кайту миңа күп нәрсә бирде. Билгеле инде, әти-әниемне, туганнарымны бик сагынып кайттым, бәйрәмне дә алар белән каршыларга җыенам.
Зәмзәмия Галиева,
тыл хезмәтчәне, күп балалы ана:
– Миңа, балачакта сугыш чоры кыенлыклары аша үткән кешегә, һәр тыныч яшәгән көн үзе бер бүләк кебек.
Июнь аенда Ураза бәйрәмен билгеләп үттек, аннары инде Сабантуйга да бардык. Талантлы, җыр-биюгә оста балалар, артистларны күреп сөендем. Менә инде халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы бәйрәме – Россия Көне якынлашып килә. Илебез тыныч, дөньялар имин булып калсын иде, дигән теләктә торам.
Ульяна Сәетова,
мәдәният институты студенты:
–  Мин барлык бәйрәмнәрне яратам, җәй көне уздырыла торганнары аеруча ошый. Россия Көнендә шәһәр буенча йөреп кайтырга, телевизор аша бәйрәмгә багышланган тапшыруларны карарга җыенам. Бу көнне тапшырулар программасы аеруча эчтәлекле, нәфис фильмнар, концертлар, зур шәһәрләрдән бәйрәм чараларын трансляцияләүгә бай була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International