24.06.2019 көнне Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Үз-үзеңә ярдәм ит” программасы кысаларында, картлыкны күтәренке рухта каршыларга өйрәтү максатыннан, психолог Родикова Л.В. тарафыннан тренинг элементлары кергән “Бәхетле кеше гадәтләре” дип аталган шөгыль үткәрелде.
Өлкәннәр үзләренең картаюларына, шәхси югалтуларга, булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындыруга булган мөнәсәбәтләренең психологик үзенчәлекләрен карадылар. Психолог үзеңне әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә хис итәргә, димәк, бәхетлерәк булырга ярдәм итә торган гадәти хәлләргә карата капма-каршы фикерләр белән таныштырды. Шөгыльдә катнашучылар бәхетле кеше өчен кагыйдәләр белән коралландылар: тормышның кадерен аңлау, күңел күтәренкелеге, якыннарыңа чиксез мәхәббәт, кичерә белү, рәхмәтлелек, үз-үзеңне кайгырту, проблемаларны иҗади хәл итү, активлык, намуслылык, шаяру-көлү һ.б. Социаль хезмәт алучыларга медитация һәм релаксация алымнарын өйрәнү бик ошады.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2019 елның 25 июне, 16:13