ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Шәһәрнең Клубный урамындагы бу җыйнак кына мәйданчык күпләрнең игътибарын җәлеп итәрлек.
Шушы көннәрдә халык арасында күбрәк пионер лагеры дип аталучы “Болгар” белем бирү-сәламәтләндерү үзәгенең ачылуына 45 ел тулуга багышланган тантана булды.
Район прокуратурасында үткәрелгән киңәшмәдә агымдагы елның алты аенда башкарган эшләргә йомгак ясалды.
Спас районында 155 гаилә Ана капиталының бер өлешен алдылар. Бу сумма 3,1 миллион сум тәшкил иткән.

18
июль, 2015 ел
шимбә
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды

17
июль, 2015 ел
җомга
Барча мөселман дөньясы өчен изге ай – Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының Ак мәчетендә зур бәйрәм намазы укылды.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Борынгы Болгар җирендә республика җәйге палатка мәктәбенең “Доброград. Дөньяның бөтен төсләре” дигән профильле смена эшли. Бу чарада Спас районы укучылары да катнаша.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Быел Ураза бәйрәме - Гает көне 17 июльгә туры килә.
Форумда Татарстаннан, шулай ук Россиянең, нигездә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кырым Республикасыннан 18-30 яшьтәге 100дән артык егет һәм кыз катнашыр дип көтелә. Бүгенгә Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Башкортстан, Кырым республикаларыннан, Ульяновск өлкәсеннән 70кә якын гариза кабул ителгән. Форумны ачу тантанасы 20 август көнне, өйлә намазыннан соң, Казан Кремлендагы Кол Шәриф мәчетендә уздырыла.
Антоновка авылы үзәгендә, фельдшер-акушерлык пункты белән түгәрәк күп янәшәсендә генә яңа модульле ветеринария пункты участогы төзелде. Пункт тирә-яктагы авылларга да хезмәт күрсәтәчәк. Антоновка авылы халкын әлеге вакыйга белән котларга район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелегенең Алексеевск территориаль бүлеге җитәкчесе Нияз Дәүләтханов һәм башкалар килде.

– Яңа ветеринария пунктында малларның сәламәтлеген тикшереп тору өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, – диде Нияз Нәзир улы, – терлекне таза-сау асрап кына ит һәм сөт җитештерүне арттырырга була...

Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Столяров авыл өчен бу мөһим объектны тиз һәм сыйфатлы төзү турында кайгырткан республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Аннары кунаклар күршедәге Татар Такталы авылына модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына килде.

Авыл халкын район башлыгы Камил Нугаев, район хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов, фельдшер Мөнирә Иксанова һәм әлеге объектның подрядчысы һәм төзүчесе булган “Сувар Б” җәмгыяте директоры Арутюн Багдасарян котладылар. Әлеге җәмгыять хезмәткәрләре Сергей Князев белән Павел Вакуровка район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

– Авыл тормышының яңа якка үзгәрүенә барыбыз да шатланабыз, – диде фельдшер Мөнирә Иксанова. – Юлларга асфальт түшәлә, йортларга газ һәм су кергән, Интернет бар, клуб эшли. Халыкның тормыш һәм яшәү дәрәҗәсе үсә бара. Инде менә шатлык өстенә шатлык дигәндәй, яңа пунктлы да булдык. Барыгызга саулык, тыныч тормыш телим!

Белешмә: Спас районында хәзер ике заманча модульле ветеринария пункты һәм алты яңа модульле ФАП бар. Мондый объектлар башка торак пунктларда да төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International