Тагын бер балалар мәйданчыгы

2015 елның 20 июле, дүшәмбе


Шәһәрнең Клубный урамындагы бу җыйнак кына мәйданчык күпләрнең игътибарын җәлеп итәрлек.

Аны балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов үз куллары белән ясап куйган. Балалар биредә үз көчләрен каршылыклар полосасында һәм турникта, сыный ала, җыйнак итеп эшләнгән таганда атынырга була, бәләкәйләр өчен импровизацияле автомобильдә “җилдерү” мөмкинлеге бар.

Теләсә нинди эшне булдыра алучы бу останың тырышлыгына һәркем соклана. Әнә бит гади генә такта, арматура, иске автомобиль покрышкаларын кулланып һәм аларны төрле төсләргә буяп, балалар өчен бик кирәкле мәйданчык ясаган ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International