Бүген Мөселман яшьләре форумының алтынчы көне һәм аны җыенда катнашучылар тулысынча татар телендә уздырырга ниятләгәннәр. Шул ниятне тормышка ашырып, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин татарча вәгазь сөйләде. Хәзрәт яшьләргә җентекләп гыйлем алу фазыйләтләрен аңлатты.
Яшьләрнең хәл-әһвәлләрен белергә шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров та килгән иде. Алар шулай ук яшьләргә үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр. Аннары форумда катнашучылар Ак мәчеткә җомга намазына җыелдылар. Намазны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды.
Алдан хәбәр ителгәнчә, Истамбулда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 40нчы сессиясе булды.
Равия Денисова “Спас оптторг” җәмгыятендә иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе: бу системада ул инде утыз сигез ел хезмәт куя.
Полиция хезмәткәрләре “Мәк” оператив-профилактика чаралары кысаларында берничә урында үскән кыргый киндер үсентеләрен юкка чыгарган.
Хуҗалыклар терлек азыгы җыюны төгәлләп өлгермәде, инде уракка төшәргә дә вакыт җитте.
Кызу көннәрдә су коенучылар тагын да артты һәм шуның белән бергә сулардагы фаҗигаләр саны да бермә-бер арта.
“РФның ТР буенча ГИМС МЧС үзәге” Кама Тамагы инспекторлык участогының аз сыйдырышлы суднолар буенча дәүләт инспекторы Сергей Шалашов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның апреленнән июль аена кадәр Идел акваториясендә өч фаҗига булган, анда дүрт кеше батып үлгән. Ике очракта балыкчылар көймәсе әйләнеп каплана, коткару жилетлары булмаганлыктан, дүрт кешенең өчесе бата. Бу көннәрдә генә су коену тыелу турында билгеләргә карамыйча, музей-тыюлыкның Елга вокзалында су коенганда яшь ир-ат батып үлә.
Инде 16 ел Татарстанда гражданнарны бердәм кабул ите көне үткәрелә. Безнең районда да мондый чаралар даими булып тора.
Республиканың Традицион мәдәниятны үстерү үзәге белгечләре райондагы тугыз татар авылында булып, биредә яшәүче халык белән очраштылар.
Иске Рәҗәп урта мәктәбе озакламый йөз еллыгын билгеләп үтәчәк – быел мәктәп ачылуга 98 ел була. Мәктәп хәзер нинди планнар белән яши, укыту-тәрбия эшендә кайсы якларга өстенлек бирелә?