Наркотикларга чик куелсын

2016 елның 22 июле, җомга

Полиция хезмәткәрләре “Мәк” оператив-профилактика чаралары кысаларында берничә урында үскән кыргый киндер үсентеләрен юкка чыгарган.

Әлеге операция барышында шулай ук моңарчы наркотик матдәләрне саклаган өчен җаваплылыкка тартылган кешеләрнең транспорт чаралары да тикшерелә.

Шулай ук бакчаларда, дача участокларында һәм башка урыннарда составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне яшерен үстерүгә юл куймас өчен халык арасында да төрле кисәтү эшләре алып барыла.

Киндер, шулай ук составында наркотик матдәләр булган башка төр үсемлекләрне үстерү фактлары билгеле булса, полициянең дежур частенә 02 телефоны буенча хәбәр итүләрен үтенәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International