Республикада бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар 302,8 мең гектардан җыеп суктырылган (2015 елда 97,3 мең гектар булган). Бу барлык мәйданнарның 20 процентын тәшкил итә. 948,1 мең тонна ашлык суктырылган (2015 елда 218,2 мең тонна). Һәр гектардан уртача 31,3 центнер уңыш чыга.
“Бөек Болгар –2016” фестиваленең оештыру комитеты тамашачылар өчен “Әти, әни, мин – урта гасырлар гаиләсе” дигән костюмнар конкурсы игълан итә.
Антоновка урта мәктәбенең Иж-Борискино филиалы укытучысы Татьяна Аптрейкина, санаторий мәктәбе укытучысы Валентина Якличева һәм шул ук мәктәп укучысы Ольга Якличева мәдәният хезмәткәрләренең чуаш делегациясе составында Кырым республикасында булып кайттылар.
Билгеле булганча, узган атнада Татарстанда Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл булып китте. Бу көнне республикада православие диненең иң зур бәйрәмнәреннән берсе уңаеннан Изге Ана Казан иконасының күренүе урынында төзелә торган чиркәүнең нигезенә беренче таш куелды.
Татарстанда урак өстенең иң кызган чагы. 25 июль көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасы Аграр Комитеты Рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин урып-җыю кампаниясе барышын күзәтү өчен Әлки районына барды. Район хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыярга керештеләр.
Приволжскида яшәүче Петр Стрелов – районда атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнүче бердәнбер кеше. Аның крестьян (фермер) хуҗалыгындагы атлар саны утыздан артып китә. Арада шактый кыйммәт торучы чабыш атлары да бар. Бу атларга карап сокланып туя алмыйсың.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Бүген Мөселман яшьләре форумының алтынчы көне һәм аны җыенда катнашучылар тулысынча татар телендә уздырырга ниятләгәннәр. Шул ниятне тормышка ашырып, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин татарча вәгазь сөйләде. Хәзрәт яшьләргә җентекләп гыйлем алу фазыйләтләрен аңлатты.
Яшьләрнең хәл-әһвәлләрен белергә шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров та килгән иде. Алар шулай ук яшьләргә үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр. Аннары форумда катнашучылар Ак мәчеткә җомга намазына җыелдылар. Намазны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды.
Алдан хәбәр ителгәнчә, Истамбулда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 40нчы сессиясе булды.