Көнне төнгә ялгап эшлиләр

2016 елның 29 июле, җомга

Республикада бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар 302,8 мең гектардан җыеп суктырылган (2015 елда 97,3 мең гектар булган). Бу барлык мәйданнарның 20 процентын тәшкил итә. 948,1 мең тонна ашлык суктырылган (2015 елда 218,2 мең тонна). Һәр гектардан уртача 31,3 центнер уңыш чыга.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген район басуларында 116 комбайн эшли. Бөртекле культуралар 10130 гектардан җыеп алынган, 30503 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 30,1 центнер уңыш чыга. Механизаторлар шулай ук көзге рапс һәм рыжик культураларын да суктыра.

Авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы запасларын тулыландыруны да дәвам итәләр. Кышлату чорына 17100 тонна сенаж салынган, 1310 тонна салам әзерләнгән. Көзге культуралар чәчү вакыты да якынлаша. Бу максатлар өчен 17700 гектар туфрак әзерләнгән. Бу юнәлештә эшләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International