12 июнь бәйрәм көнненә багышланган чаралар, шәһәребезнең үзәк мәйданында узачак.
Программа чаралары:
- Бәйрәм концерты "Россия – без синең белән генә бер яшибез..." - башлана 17.00;
Балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге, "Болгар". Республика конкурсында лауреаты дипломы белән билгеләп үтелде.
Болгар цивилизация музеенда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күргәзмә оештырылды.
Ул үткән гасырның җитмешенче һәм туксанынчы елларын үз эченә ала. Биредә совет чоры балаларына кагылышлы китаплар, открыткалар бар, шул чорның мәктәп формасы, пионер галстугы, иске йомшак уенчыклар белән танышырга мөмкин.
Фоторәсемнәр һәм көнкүреш әйберләре һәр кешедә кызыксыну уятыр дип ышанырга була.
Эш сәфәре белән Алтай Республикасына туристик тармагын үстерү мәсьәләләре буенча, Спас муниципаль районы Башлыгы К. А. Нугаев сәяхәт кылды,сәфәр кысаларында Н.К. Рериха музеен карап чыкты.
Авыруны карау җиңел эш түгел, ә олы яшьтәге кеше турында кайгырту караучыдан икеләтә түземлелек һәм көч таләп итә. Наталья Петрунина ундүрт ел инде Картлар һәм инвалидлар йортында авырулар караучы няня булып эшли.
Бүген Спас муниципаль район башлыгының урынбасары Тюнев С.И. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгының урынбасары Тюнев С.И. район авыл җирлекләре Башлыклары белән киңәшмә уздырды.
Диния нәзарәте хәбәр итә: V республика ифтарына "Үзәк стадионга" дип чакыручы билетлар гамәлдән чыкты. Алар белән чарага кереп булмый. 15 июньдә Казан теннис академиясында булачак ифтар ашына керү өчен махсус билетлар кирәк.
Урта Йорткүл авылында яшәүче Мәрьямбану апа Мәрдиевага күптән түгел 103 яшь тулды.
Аны туган көне белән котларга район башлыгы Камил Нугаев килгән иде. Ул аңа котлау открыткасы, чәчәкләр бүләк итте һәм азык-төлекләр тутырылган пакет тапшырды. Мәрьямбану апаны шулай ук район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина, социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары, якыннары котлады. Алар барысы да Мәрьямбану апага нык сәламәтлек һәм тормыштан ямь табып яшәвен теләделәр. Үз гомерендә күпне күргән һәм кичергән ветеран хәзерге тормышыннан бик канәгать.
Икенче ярты елга газетага язылу кампаниясе азагына якынлашып килә.
Кызганыч, ул бик актив темплар белән үтми, әмма яраткан газета-журналларга язылып калырга өлгерәсез әле. Моның өчен почтага барырга яки редакциягә килеп язылырга кирәк. Редакция аша язылган очракта, азрак түләргә туры килер.