ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогында бүген ике матч уза. Россия җыелмасы Мәскәүдә Португалия футболчылары белән көч сынаша. Матчны 18.00 сәгатьтә “Беренче канал” аша карап була. Сочи Мексика белән Яңа Зеландияне кабул итәчәк. Уенны 21.00 сәгатьтә “Матч ТВ” аша карап булачак.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев Спас муниципаль районы идел буе җирлегендә булды. Камил Нугаев җирлекнең туристик инфрастуктурасы  белән танышты. Шәхси эшмәкәрләр белән туризмны үстерү буенча очрашты.

Үткән сишәмбе көнне  Болгарда  Татарстан Республикасы федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов халыкны кабул итте. Аның белән бергә унбер кешедән килгән сорауларны тикшерүдә ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов,  Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Циома  катнашты.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев Иске Рәҗәп авыл җирлеге фермерлары белән терлек азыгы әзерләү  буенча очрашу уткәрде.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев, ел саен уздырыла торган "Сабантуй” милли бәйрәмен  оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Спас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, әзерлек турында сөйләде. Балалар атракционын, сәүдә инфраструктурасы урнаштыру буенча сораулары каралды.

IV Төбәкара «Болгар-Туган тел» чатырлы аланының 1-нче сменасы төгәлләнгәнгә атна да үтеп өлгермәде, Сәләтлеләр кабаттан изге Болгар җиренә кайттылар. Әлеге музей-тыюлык янәдән шат балалар авазына күмелде, сихри белем дөньясына әверелде. Туган телебезгә мәхәббәт, аны камилләштерергә омтылу, Рәсәйнең төрле почмакларында яшәүче яшьләр белән аралашу, дуслашу, җәйге каникулларны күңелле үткәрү теләге 45 төбәктән булган сәләтле балалар һәм яшьләрне Болгар җирендә җыйды. 1-нче сменадан аермалы буларак, бу юлы безгә Ханты-Мансийск автономияле округының Нефтеюганск шәһәре активистлары да килеп кушылды. Шушы шәһәрдән килгән Элина Шәрифуллина сүзләренә караганда, алар 36 сәгать юлда килгәннәр!

“Болгар Туган тел” төбәкара палатка лагерында икенче смена тәмамланып килә.

Лагерьда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең унбер төбәгеннән килгән 500дән артык сәләтле бала ял итә. Безнең районнан да 40тан артык бала бар. Ял итүчеләр өчен режиссерлар, журналистлар һәм язучылар катнашында мастер-класслар үткәрелде, балалар татар теле буенча алган белемнәрен ныгыттылар. Әлбәттә инде, балалар күңел ачу программаларында да теләп катнаштылар. Ә менә “Болгар” сәламәтләндерү-белем бирү лагерында чираттагы смена ачылды.

 

Шушы көннәрдә Приволжск поселогында яшәүче Разыя Хәнәфи кызы Хәмәтшинага туксан яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International