Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда озын гомерле кешеләр саны арткан.
Татарстанда 100 яшьтән узган 316 кеше яши. Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Биектау районына сәфәре барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.
Бүген Свияжск утрау-шәһәрендә Россиядә беренче «Татар бистәсе» агач археологиясе музее ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның милләтара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, «әлегә кадәр мин мондый нәрсәне күргәнем юк иде».
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мәдәниятара диалог форумын ачты.
“Татар дин әһелләренең рухи мирасы күп гасырлар дәвамында милли традицияләрне сакларга ярдәм итә. Республикада ике – ислам һәм православие дөньяларының үзара тыныч яшәү традициясе дә шуннан килә. Бу тәҗрибә бүген дөнья өчен бик кирәкле булырга мөмкин”, - дип әйтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда уза торган мәдәниятара диалог форумында.
Бүген Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар ислам академиясендә булды һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы объектлары белән таншыты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата йөрделәр.
Шушы көннәрдә күренекле якташыбыз, СССРның халык укытучысы, ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы Әнәс Сәлаховка 95 яшь тулды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев эш сәфәре белән Буракова авыл җирлегенэ барды.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры алимент түләттерү буенча мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатты.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алимент түләмәгән очракта нинди җәзалар бирелергә мөмкин булуы турында аңлатты.
1,8 мең гектар мәйданга яшь агачлар утыртылган.
Быел Татарстанда 2 мең 379 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре үткәрелгән. Шул исәптән 1,8 мең гектар мәйданга яшь агачлар утыртылган. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.