Чүпләмәгән җирдә генә чиста була...

2017 елның 14 апреле, җомга

Быел кыш озакка сузылса да, ниһаять, яз килде. Кар эреп беткәч,  әллә никадәр чүп-чар чыкты, кыш буе җыелган башка кимчелекләр дә шактый. Өй яны территорияләрен җыештыру, санитария нормаларын төгәл үтәү мәсьәләсе буенча спаслыларга район башлыгы Камил Нугаев мөрәҗәгать итә.

– Алдан хәбәр ителгәнчә, 1 апрельдән башлап Татарстанда санитария -экология икеайлыгы игълан ителде. Моннан тыш, барыбыз да белгәнчә, 2017 ел Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать мохите елы дип игълан ителде. Шуңа күрә үз авылларыбызда һәм шәһәрдә тәртип урнаштыру мәсьәләсенә без икеләтә җаваплы карарга тиеш.

Безнең илдә урамнарны җыештыру буенча шимбә өмәләре күптән үткәрелә. Бу дөрес тә, чөнки өй янындагы чисталыкны без үзебез сакларга тиеш, ул шәһәр халкына да, авылда яшәүчеләргә дә бертигез дәрәҗәдә кагыла. Шактый илләрдә бу мәсьәләгә бик зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Германиядә, Австриядә, Швейцариядә бөтен җирдә чисталык күзгә ташлана, ә Сингапурда урамда тәмәке төпчеге ташлаган өчен 400 доллар штраф түләтәләр. Ә бит анда да безнең кебек кешеләр яши. Нишләп без үз йортыбызны тиешле тәртиптә тотарга тырышмыйбыз? Минемчә, мондый хәлне тамырдан үзгәртергә вакыт җитте.

Моның тагын бер ягы бар – хәзерге вакытта көнкүрештә киң кулланыла торган пластик, пыяла, пластмасса, капрон, полиэтилен һәм башка материаллар гасырлар буе таркалмый һәм экология өчен зур куркыныч тудыра. Элек мондый проблема юк иде, ә хәзер төрле пакетлар, шешәләр, сок савытлары һәм башкалар халык ял итәргә яраткан елга һәм күл буйларында, урманнарда  аунап ята. Урамнарда һәм юл кырыйларында да шундый үк тәртипсезлек. Безнең халыкта экология культурасы юк дәрәҗәсендә һәм бу проблеманы хәзер кичекмәстән хәл итәргә керештеләр. Шулай да, моны беренче чиратта хакимият түгел, ә кешеләр үзләре аңларга тиеш.

Белеп торыгыз – бездән башка, шәһәрне һәм авылны чүп-чардан бүтән беркем дә чистартмаячак. Шуңа күрә өй яннарын тәртипкә китерү мәсьәләсенә бик җаваплы карарга кирәк. Чүп-чар контейнерларына һәм аның янындагы мәйданчыкларга ботаклар, иске җиһазлар, төзелештән калган һәм зур габаритлы чүп-чар ташларга ярамый. Контроль оешмалары моны ныклап тикшерергә, кагыйдә бозучыларга карата тиешле чаралар күрергә тиеш.

Халык дөрес әйтә – чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән  урында гына була. Шуңа күрә чисталык һәм тәртип турында даими кайгыртып торырга кирәк һәм шул очракта гына безнең уртак йортыбыз ямьле һәм күркәм булачак. Киләчәк буыннар безгә моның өчен бары тик рәхмәт кенә әйтәчәк. Шунысын да әйтәсем килә, безнең районга хәзер меңләгән туристлар килә, алар алдында йөзгә кызыллык килерлек булмасын. Болгар аларның хәтерендә чиста, төзек, матур шәһәр булып саклансын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International