Болгар кадет мәктәп-интернат командасы “Аҗаган” республика хәрби-спорт уенының зона этабында абсолют җиңүче исемен алды.
Икенче шәһәр мәктәбе һәм “Дулкын” бассейны базасында үткән чарада сигез район командасы катнашты. Укучыларга ун номинациядә сынау үтәргә туры килде. Безнең команда йөгерү (челночный бег), сафта йөрү, автоматны сүтеп җыю, тормыш иминлеге нигезләре, ату буенча ярышларда беренче урыннарны алдылар. Мәктәп тормышы мизгелләрен, эзтабарлык эшен чагылдырган визит карточкасы да иң яхшысы дип табылды. Нәтиҗәдә көндәшләреннән тугыз балл күбрәк җыеп, безнең команда беренче урынга чыкты, икенче урынны – Чирмешән, өченче урынны Нурлат командалары алды.
Җиңүче һәм призер командаларга кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Шәхси зачетта югары нәтиҗәгә ирешкән Семен Белинский, Андрей Щелкунов, Александр Калисанов һәм Эльвира Садриева да бүләксез калмады.
Апрель ахырында безнең кадетлар зона турнирында җиңеп чыккан иң яхшы команда буларак, республика ярышларында катнашырга тиеш.