Язгы каникул вакытында унбиш укучы льготалы юллама буенча сәламәтлеген ныгытып, ял итеп кайта ала.
Сигез бала бер атнага “Ливадия” санаториесенә (Казан шәһәре) барачак, тагын җиде укучыга Чистай шәһәренең “Раздолье” савыктыру комплексында егерме көн ял итү мөмкинлеге бирелде.
Элеккечә үк, беренче чиратта юлламалар мохтаҗ гаиләләрдә яшәүче балаларга бирелә. Тиешле документларны җыярга ата-аналарга яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре ярдәм итәчәк.
http://www.spas-rt.ru