Шушы көннәрдә Людмила Петровага җитмеш яшь тула. Авыл табибы, намуслы һәм тырыш хатын-кыз, кешеләргә күп игелекләр кылганы өчен ихтирам казанган ул.
Ул Антоновкадагы зур һәм хезмәт сөючән гаиләдә туып үскән. Кызганыч, әтисе генә бик иртә гүр иясе булган – яшен сугып үтергән. Дүрт баланы әнисе ялгызы гына үстергән. Гаиләдә әти булмау сәбәпле, балалар бик иртә кул арасына кергән һәм тормышның ачысын-төчесен татып үскән.
Абыйсы Валентин армиядә хезмәт иткәннән соң техникум тәмамлаган, аннары институтта укыган. Кулына диплом алгач, заводка инженер булып урнашкан. Производствода тапшырылган эшкә җаваплы каравын, аны һәрвакыт җиренә җиткереп башкаруын тиз күреп алалар. Үзен гел яхшы яктан гына күрсәткәне, башкаларга үрнәк булганы өчен җаваплы урыннарга җитәкче итеп билгеләп куялар. Соңгы елларда, мәсәлән, ТР Президенты Аппаратында эшләде. Ганчуриннар гаиләсендәге башка балалар да тормышта үз урыннарын таптылар.
Людмиланы, мәсәлән, шәфкать туташлары курсын тәмамлагач, 1966 елда ачылган Кожаевка участок хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Ул елларда медицина хезмәткәрләренә бер дә җиңел булмый. Елның теләсә кайсы фасылында палаталар авырулар белән тулы иде, хастаханәне җылыту өчен мичкә күп утын яктылар, шприцларны плитәдә дезинфекцияләделәр. Людмила Павловна боларның барысын әле дә хәтерли. Ул вакытта юлларның да рәте-чираты булмады, шәфкать туташларына һәм табибларга авыл урамнарындагы тездән пычракны ерып йөрергә туры килде. Авылда телефон да бер генә иде. Анысы да совхоз директоры кабинетында. Район үзәгенә шалтырату үзе бер бәлага әйләнде. Кыенлыклар адым саен очрап торса да, яшь шәфкать туташы үзенә йөкләнгән бурычны тырышып үти һәм бик күп Мактау грамоталарына лаек була.
Бераздан Людмила Павловна Бураковода булачак ирен очрата һәм аңа кияүгә чыга, озакламый балалары туа. Башка авылдашлары кебек, Петровлар гаиләсе күп итеп мал–туар, кош-корт асрый, бакчада төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. Мәшәкатьләрнең күпчелеге Людмила өлешенә туры килсә дә, энергиясе ташып торган авыл кызы беркайчан зарланып тормый, барысына да өлгерә. Аның тырышлыгын, уңганлыгын күреп, хастаханәнең өлкән шәфкать туташы итеп билгелиләр. Әнә шулай, кыска гына вакыт эчендә хастаханә җитәкчелеге һәм пациентларның ихтирамын казанырга өлгерә. Кызы Лилия дә медицина тармагын сайлаган, медицина училищесын тәмамлаганнан соң, егерме елдан артык район хастаханәсендә стоматолог булып эшли.
Людмила Павловна Кожаевка хастаханәсендә өзлексез утыз алты ел эшләде. Моның шулай булуын хезмәт кенәгәсендәге берничә генә юллык язма да ачык раслый. Аңа “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем бирелгән, архивында төрле Рәхмәт хатлары да күп саклана. Ә шулай да иң мөһиме – авылдашларының ихтирамы һәм хөрмәте. Әле дә булса Людмила Петровага киңәш сорап килүчеләр байтак, кирәк булса уколын да кадый. Үтенеч-гозер белән килүчеләрне беркайчан да кире борып җибәрми.
Лаеклы ялда булса да, Людмила Петрова беркайчан кул кушырып утырмый. Ире Анатолий белән йорт һәм бакча эшләрен бергәләшеп башкаралар. Көн саен оныклары Яна белән Мария килеп йөри. Алар килгәч, өй эче тагын да ямьләнеп китә. Әйе, әби белән бабай өчен әнә шул оныклардан да кадерлерәк кеше юктыр да ул.
Любовь Казакова,
Кожаевка авылы.
http://www.spas-rt.ru