Агымдагы елның 22 мартында 2016 елгы район бюджетын үтәү турындагы отчетны раслау буенча карар проектын тикшерү өчен ачык тыңлаулар булачак.
Тыңлаулар район башкарма комитетының утырышлар залында үткәрелә, башлана сәгать 10да. Анда катнашу өчен район халкы, җирле үзидарә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, җәмәгать советы әгъзалары һәм башка җәмәгать оешмасы вәкилләре чакырыла. Тыңлау йомгаклары буенча рекомендацияләр ясалып, профильле комиссиягә тикшерү өчен җибәреләчәк.
Документ проекты белән Интернет челтәрендә http://spasskiy.tatarstan.ru/ сайтында танышырга була.
http://www.spas-rt.ru