Кайгы уртаклаштылар

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Узган дүшәмбедә район администрациясендә планерка бер минут тынлык белән башланып китте.

 

Якшәмбе иртәсендә килеп чыккан авиаһәлакәттә гомерләре өзелүчеләрне искә алдылар: ТУ-154 хәрби самолеты Сочи аэропортыннан күтәрелеп китүгә Кара диңгезгә төшкән. 

 

Очкычта 92 кешенең гомере өзелде. Бортта экипаж әгъзаларыннан тыш, Оборона министрлыгының берничә офицеры һәм хәрби хезмәткәре, Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары, журналистлар булган.

 

Зур фаҗига район халкын да тетрәндерде. Әлегә аның сәбәпләрен ачыклыйлар. Матәм көнендә мәдәни-күңел ачу чараларын уздыру тыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International