“Татарстанда чисталык булыр” дигән яшьләр экологик хәрәкәтендә актив катнашулары өчен шәһәрдә яшәүче Егор Васильев, Константин Кузнецов һәм Данис Җиһангировка ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Яшь экологларга бүләкләрне Казанның “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә тапшырдылар, бу көннәрдә анда хәрәкәтнең 2016 елгы нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Районнар исеменнән чыгыш ясау хокукы ел буе табигатьне саклау чараларында катнашкан активистларга бирелде.
Яшь экологлар игътибарына “Экология һәм тормыш” күргәзмәсе тәкъдим ителде, ә мастер-класслар барышында табигатьне саклау буенча файдалы киңәшләр бирелде.
Чарада катнашучыларны ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев һәм экология комитеты рәисе Таһир Һадиев сәламләп, киләчәк эшләрендә уңышлар теләделәр.