9 декабрьдә Россиядә Геройлар көне билгеләп үтелә, ә бу – Ватаныбыз азатлыгы өчен тормышларын кызганмаган чын батырларны хөрмәтләп искә алу өчен тагын бер сәбәп. Геройлар арасында безнең якташларыбыз да бар. Аларның кайберләре турында безгә туганнары, хезмәттәшләре, аларны яхшы белгән кешеләр сөйләде.
Социалистик Хезмәт Герое Клавдия Константиновна Чегодаева
Ул 1926 елда туа. 1942 елда төрле эшләргә йөри башлый. 1943 елдан 1980 елга кадәр “КИМ” нәсел заводында сыер савучы булып эшли. 1957 елда Клавдия Константиновна үз группасындагы 15 сыерның һәрберсеннән 3220 килограмм сөт савып ала, 1960 елда бу күрсәткеч – 3570 килограммга, ә 1966 елда инде 4005 килограммга җитә. Кайбер сыерлары елына 6-7 мең килограмм сөт бирәләр.
Клавдия Константиновна күп тапкырлар район сыер савучылары арасындагы ярышларда беренче урынны ала. 1967–1971 елларда ТАССР Дәүләт Советы депутаты булып сайлана. 1980 лаеклы ялга чыга.
Бүләкләре арасында Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” медале, РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы бар.
Социалистик Хезмәт Герое исеме аңа 1966 елда бирелә. Клавдия Константиновна 1997 елда вафат була.
Нина Павловна Аникина, хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
– Клавдия Константиновна Чегодаеваны әйбәт белә идем. Ким авыл Советы рәисе булгач, аның белән депутат буларак та аралаштык. Ул артык күп сөйләргә яратмады, шулай да авылдашлары мәнфәгатьләрен һәрвакыт яклый белде. Заманалар авыр, проблемалар җитәрлек иде...
Эшкә килгәндә исә, аңа тиңнәр булмады. Бик тырыш, эшен яратып башкарды. Ә бит ул вакытларда сыер савучыларга сыерларны да кул белән саварга, терлек азыгын таратырга, абзарларны да үзләренә җыештырырга туры килде. Аның группасындагы сыерлар һәрвакыт чиста булды. Гаҗәеп сабыр, эшчән, тыныч кеше иде Клавдия Константиновна. Югары бүләкләрен дә ул чын мәгънәсендә тир түгеп алды.
Әле дә исемдә, Герой Йолдызын тапшырганда аның яше белән стажын чагыштыргач, кайчан эшли башладың соң, дип гаҗәпкә калалар. Әйе, сугыш чоры балаларына тормыш арбасына балачактан ук җигелергә туры килгән...
Клавдия Константиновнаның гаиләсе дә әйбәт иде. Өч баласы булды, бер улы әле дә Кимда, әнисе – Социалистик Хезмәт Герое исемендәге урамда яши. Мондый якташыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз.
Советлар Союзы Герое Петр Тимофеевич Лихачев
Ул 1906 елда Порфировка авылында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, армиягә кадәр кырчылык бригадасы бригадиры, трактор бригадасында учетчик булып эшли. Фронтка аны сугышның беренче көннәреннән үк алалар. 5нче армиянең 19нчы укчы дивизиясенең 32нче укчылар полкы взвод командиры ярдәмчесе була. Мәскәү янындагы Клячино авылы (хәзер Смоленск өлкәсенең Гагарин районы) янында 1942 елның 21 мартында булган сугышта батырлык күрсәтә. Гжатск янында аның җитәкчелегендә 16 сугышчы фашистларны куып, дошман позициясенең уртасына килеп керәләр, пулеметлы ике дзотны алалар. Дошман аларның чигенү юлын яба һәм тыл ягыннан туры атып танктан ут яудыра башлый. Фашистлар аларны ике тапкыр чолганышка алырга маташалар, ләкин булдыра алмыйлар. Шулай да гитлерчылар дзотларга якын киләләр, шул чакта сержант Лихачев исән калган солдатларны чолганыштан чыгу өчен атакага күтәрә. Бу сугышта ул сугышчылар белән бергә һәлак була. Аны Долгое авылы янында җирлиләр, ә 1954-1956 елларда Гжатскидагы туганнар каберлегенә күмәләр.
Сугышчан батырлыклары өчен Петр Лихачев һәлак булганнан соң Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнә. Красный Валда аның хөрмәтенә һәйкәл куелган, Болгардагы Геройлар Аллеясында да аның бюсты бар, шәһәр урамнарының берсе аның исемен йөртә.
Валентина Лихачева, хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
– Петр Тимофеевич Лихачев миңа ирем ягыннан туган. Без барыбыз да чыгышыбыз белән Порфировка авылыннан. Авыл юкка чыкса да, ул туып-үскән кешеләр хәтерендә саклана...
Петрны да, әтием Сергей Дмитриевич Хохлов белән бергә аны фронтка озаткан көнне дә мин яхшы хәтерлим. Аларны озатырга бөтен авыл чыкты. Петр Тимофеевичның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә. “Я батыр булып кайтырбыз, я кайта алмабыз”– диде. Шулай килеп чыкты да...
Ул характеры буенча бик тәвәккәл, кыю, биргән сүзендә тора торган кеше иде. Гаиләсе дә әйбәт иде, ул һәлак булгач, дүрт баласы әтисез үсте (кызы Елизавета әлегә кадәр Бетькида яши).
Әтиемә дә сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булмады, хәбәрсез югалуы турында кәгазь килде. Сугыш чоры балалары кебек миңа да яшьли эшкә җигелергә туры килде. Көрәк-сәнәк тотып та, кырда да, фермада да эшләдем... Тылда авыр булса да, сугыштагы солдатларга тагын да авыр иде. Ул елларны мәңге онытып булмый. Ватаныбыз азатлыгын яклап сугышкан барлык каһарманнарга – мәңгелек дан.
Редакция газета укучыларга да сугыш һәм хезмәт батырлары турында аларның туганнарына, якыннарына, танышларына үз хатирәләре белән уртаклашырга тәкъдим итә.