Иҗат белән яши рухланып...

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Антоновка урта мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы Галина Юрьевна Суздалева югары квалификацияле белгеч буларак ихтирам казанган. Инициативалы, энергиясе ташып торган педагог никадәр балада иҗатка кызыксыну уяткан. Ул бер дигән рәссам, кул эшләре остасы.

Марина ЗАЙЦЕВА

Галина Юрьевна кайчан да булса бай тарихлы рус авылында яшәргә туры килер, дип уена да китермәгән. Моннан берничә ел элек ире белән Антоновкада кечерәк бер йорт сатып алганнар һәм аны үзләре теләгәнчә төзекләндерүгә керешкәннәр. Авылга ял көннәрендә генә килеп, йортны бары дача максатында гына файдаланырга уйлаганнар. Алар авылның саф һавасына, мондагы иркенлек һәм тынычлыкка бик кызыкканнар. Шаушулы шәһәр тормышы бер якта торсын. Ике дә уйлап тормыйча кош–корт сатып алганнар һәм Антоновкада төпләнеп калганнар. Гомерләренең байтак елы узган Казанга фатирларын карап кайту өчен генә аена бер–ике тапкыр баралар. Калган вакытлары гел авылда үтә.

Галина Юрьевна рәсем ясау белән әле мәктәптә укыганда ук кызыксына башлаган. Кулына аттестат алгач, документларын Казан театр училищесының рәссам-бутафорлар әзерләү бүлегенә илтеп тапшырган. Биредә уку аңа күп нәрсә биргән, ил күләмендә яхшы билгеле булган училищеда беркадәр тәҗрибә дә туплаган. Аннары язмыш аларның гаиләсен Украина якларына илтеп чыгарган. Офицер ире хәрби частьләрнең берсендә хезмәт иткән, ә ул исә заводта эшләгән. Берничә елдан соң гаиләләре Ленинградка күченгән, ире М.И.Калинин исемендәге Хәрби артиллерия академиясенә укырга кергән. Галина Юрьевна югары белем алу теләге белән документларын педагогия институтына тапшырган. Бер үк вакытта мәктәпкә рәсем укытучысы булып эшкә дә урнашкан. Нәъ менә биредә, илебезнең төньяк башкаласында эшләгәндә, рәсем укытучысы һөнәрен сайлап ялгышмавына тагын бер кат инанган. Класстагы һәр баланы да яраткан һәм якын күргән педагог үзе белгәннәрен тулысынча балаларга өйрәткән. Рәсемгә, гомумән, иҗатка тартылган балалар өчен түгәрәкләр оештырган, аларның эшләрен махсус күргәзмәләргә куйган.

Казанга кайткач Галина Юрьевна сынлы сәнгать укытучысы булып эшләвен гомуми белем бирү мәктәбендә, аннары кул эше осталары әзерләүче һөнәр училищесында дәвам итә. Дәресләрдә төрле авторларның программаларыннан оста файдалана, эстетик цикл сәгатьләре алып бара, конкурслар һәм бәйрәмнәр оештыра. Һөнәри эшчәнлеге белән генә чикләнеп калмыйча, Татарстан Республикасы Рус мәдәнияты җәмгыяте инициативасы белән Казан шәһәре хакимияте һәм Мәдәният идарәсе булышлыгы ярдәмендә төзелгән Рус фольклоры үзәгендә рәсем дәресләре дә алып бара. Әлеге берләшмәнең максаты –  калдык-постык чүпрәкләрдән төрле әйберләр тегү, фриволите, макраме, келәм туку кебек кул эшләре төрен саклау һәм популярлаштыру. Бу кул эшләренә теләге булган һәр кешене дә өйрәтәләр. Мәсәлән, әлеге үзәктә сигез ел буе Казанда милли – гамәли кул эшләре сәнгате остасы булып танылган Флюра Әнәс кызы Калмурзина укыган. Галина Юрьевна аның белән бар дөньясын онытып сәгатьләр буе эшләгән. Шунысын әйтергә кирәк, бу вакытта инде Галина Юрьевна сынлы сәнгать һәм кул эше остасы буларак, танылырга өлгергән һәм бик күп Рәхмәт хатларына, дипломнарга лаек булган. Аңа югары квалификацияле категория бирелә, һөнәри осталык өлкәсендә грант ала, ике тапкыр республиканың авторлык эшләнмәләре конкурсында катнашып призер була. Зур танылулар алса да, балалар белән эшләү педагог өчен беренче планда тора. Шуңа күрә киң күңелле, ачык йөзле, тәмле сүзле Галина Юрьевнаны укучылар нык ихтирам итә. Антоновка авылына беренче тапкыр килгәч, мәктәп укучысы аларга йорт табуда ярдәм итә, аннан соң да килеп гел булышып тора.

Антоновкага күчеп килүнең икенче көнендә үк Галина Юрьевна җирле мәктәпне карап кайтасы иткән. Сөйләшкәннән соң эшкә дә бик теләп алганнар. Әмма баштан ук атнасына бары тик алты сәгать кенә укытырга туры киләчәк, дип кисәткәннәр. Ул шунда ук ризалашкан. Дәресләр аз булу сәбәпле, рәссам үзенең хыял-максатларын мәктәптән кайткач, буш вакытларында, тормышка ашыруга керешкән. Ясаган рәсемнәрен барысын бергә җыеп мәктәптә күргәзмә оештырудан башлаган. Беренче катта урнаштырылган экспозицияләрне күреп хәйран калырлык. Биредә ниләр генә юк! Авыл пейзажлары, авызга алып кабуга эреп китәрә торган җиләк натюрмортлары, бөек рус рәссамы Карл Брюлловның “Виноград җыючы итальян кызы”, “Италиядә төш вакыты” картиналарының күчермәсе һәркемдә соклану хисләре уята.

Галина Юрьевна майлы буяулар кулланып иҗат итү белән генә чикләнеп калмыйча, бәрхет, батик, агачтан да (бизәкләр төшерү) үз эшләренең тупланмасын булдырган. Боларның барысы да укучылар эше белән бергә авыл китапханәсендәге экспозициядә урын алган. Бу күргәзмә авыл кешеләрендә  чын-чынлап зур кызыксыну уяткан. Шуннан соң авылда кичке утырмалар оештыру турында уйлана башлаганнар. Авыл хатын-кызлары арасында кичләрен кул эше белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә табылган. Инде менә бер елдан артык кул эше осталары авыл китапханәсендә оештырылган түгәрәккә йөриләр. Алар кыска гына вакыт эчендә лента белән материалның читләрен чигәргә өйрәнгәннәр.

– Карагыз әле, нинди матур! – Галина Юрьевна лентадан ромашка һәм кыр чәчәкләре чигелгән кечерәк атлас мендәрне суза. – Менә монысындагы композиция цинния чәчәкләреннән ясалган. Дөрес, бик ачык төстәге чәчәк бөтен игътибарны үзенә җәлеп итә. Ул алай булырга тиеш түгел. Композиция төзегәндә беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатам. Композициядә барысы да бертигез дәрәҗәдә чагылыш табарга тиеш. Төсләр дә, элементлар да...

Галина Юрьевна белән сөйләшеп торганда авыл урамнары, төрле пейзажлар сурәтләнгән картиналарга да игътибар иттем. Аларны чигеп ясаганнар. Бик күп игътибар, түземлек таләп итә торган эш бу. Әлбәттә инде, кул эше осталарыннан тырышлык һәм төгәллек тә сорый. Чигеп картиналар төшерү шактый вакытны алса да, бу шөгыль әле берәүне дә туйдырмаган, пәнҗешәмбе көнне авыл китапханәсе тәрәзәләрендә кичләр буе ут сүнми. Картиналарны һәм башка эшләрне бәйрәмнәрдә, башка истәлекле көннәрдә туганнарына һәм таныш-белешләренә бүләк итүчеләр дә бар.

– Оныкларыбызга йокы күлмәкләре тегеп карарга уйлыйбыз. Безнең хатын-кызларыбызның кулыннан килмәгән эш юк, булдырырга тиешләр, – ди Галина Юрьевна.

Дәресләргә килгәндә исә, педагог стандарт программа кысаларында гына чикләнеп калмаска тырыша. Укучылар аның җитәкчелегендә рәсемнәрне ак кәгазь битенә, тукымага, агачка һәм башка материалларга традицион акварель белән генә түгел, ә гуашь, майлы һәм акрил буяулар белән дә ясыйлар. Түгәрәккә йөрүче укучыларның да фантазиясенә чикләр юк. Сувенирлар, кухняда кулланыла торган бизәкле такталар, бәрхеткә кләй ярдәмендә ябыштырылган башка эшләр – болар барысы да игътибарга лаек. Дәресләрдә һәм түгәрәктә керамикадан төрле әйберләр ясау турында да хыялланалар. Балчыкны Антоновка авылы янында табарга була, мәктәптә балчык белән эш итү өчен махсус җайланма (гончарный круг), муфель миче һәм башка кирәк-яраклар бар. Тик менә кирәкле кабинет булмавы гына комачаулый. Озакламый бу мәсьәлә дә хәл ителергә тиеш, дип ышандыралар.

...Мәктәп коридорлары аша үткәндә шунысына да игътибар иттем: кызлар Галина Юрьевнаны күреп алуга аның янына йөгереп килделәр, нидер сораша-сораша кочаклап та алдылар. Димәк, балалар аны ярата һәм ихтирам итә. Укытучы белән балалар арасындагы мондый җылы, дустанә мөнәсәбәт күп нәрсә турында сөйли. Яраткан эшен бөтен күңелен биреп башкаручы олы җанлы педагог укучыларны үз балаларын яраткан кебек үк, бертигез дәрәҗәдә ярата.

Суздалевлар өч бала тәрбияләп үстергән: Елена белән Николай Мәскәүдә яши һәм эшли, Владимир – Санкт-Петербургта. Галина Юрьевнаны бәхетле кеше дияргә була. Эштә, тормышта һәм иҗатта үз урынын таба алуы да күп нәрсә турында сөйли. Арабызда мондый кешеләр күбрәк булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International