Кайбер кешеләр гомер буе тормыштан ямь алып, вакытларын бушка үткәрмичә, файдалы эш һәм шөгыль табып, үзләрен шуңа багышлыйлар. Ким поселогында яшәүче Валентин Синчугов әнә шундый кешеләрнең берсе. Ул умартачылык белән шөгыльләнергә дә, балыкка һәм ауга йөрергә дә вакыт таба. Ләкин яраткан хезмәте беренче урында тора.
Әле мәктәптә укыган елларында ук ул җиңел атлетика буенча ярышларда беренче урыннарны алып килә. Үзенең остазы, физкультура укытучысы Борис Алексеевич Андреяновның киңәшен тотып, Тәтеш педагогия училищесының физик тәрбия бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, Кораллы Көчләр сафында хезмәт итеп кайта һәм мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша. Бераздан Казандагы югары уку йортын тәмамлап, югары белем ала.
Менә ун елдан артык инде ул укучыларда физкультура һәм спортка мәхәббәт тәрбияли. Валентин Викторович спорт белән шөгыләнүнең яшьләр тормышында никадәр зур роль уйнавын яхшы белә. Армиядә хезмәт итәчәк егетләр өчен генә түгел, кызлар өчен дә бик кирәк. Тырышлык юкка китми. Аның кул астында шөгыльләнгән кызлар да берничә тапкыр республика ярышлары призерлары булдылар.
Көндез укытучы дәресләр үткәрсә, кичләрен исә мәктәп спортзалына ашыга, биредә ул баскетбол секциясе алып бара.
– Кичләрен укучылар кая барсын?– ди Валентин Викторович,– балалар буш вакытларында файдалы эш белән шөгыльләнергә тиеш...
– Тынгысыз күңелле, эшенә бик җаваплы караган укытучы балаларны үз тирәсенә туплый һәм оештыра белә,– ди балаларны савыктыру үзәге директоры Юрий Кузнецов аның тырышлыгын югары бәяләп.
Валентин Викторович үзенең өч улын да кечкенәдән үк спортка тарта һәм балаларга әтиләре үрнәк була. Хатыны Людмила да үз вакытында дзюдо буенча призер булган. Хәзер дә спортчыларның бер чыгышын да калдырмый карап бара. Бигрәк тә хоккей белән биатлонны ярата.
Йорт эшләре дә шактый вакытны ала. Авылда торгач, терлексез дә яшәп булмый, акча ягыннан да файдасы бар. Алар сыер, куян, үрдәк асрыйлар.Моннан тыш, Валентин Викторович аучылык җәмгыятенә җитәкчелек итә. Чыныккан, һәр эштә өлгер бу кешегә тормышта спорт нык ярдәм итә.