Никольск мәктәбе укучысы Татьяна Авдонина 2016 елгы Бөтенроссия иншалар конкурсының региональ этабында җиңүче дип табылды.
Ул дәрәҗәле комиссия игътибарына “Төнге әңгәмә” дигән инша тәкъдим итте. Иншада ул электр лампочкасының барлыкка килү тарихын шигъри юлларга салган. “Яктылык тарихы: күмер лампасыннан – югары яктылык технологияләренә кадәр”дигән тема буенча Татьянаның эше 4–6 класс укучылары арасында иң яхшысы дип табыла.
Хәзер Татьяна Татарстан исеменнән конкурсның федераль этабында чыгыш ясарга тиеш, ул 2–3 ноябрьдә Мәскәүдә, РФ Мәгариф министрлыгы каршындагы Мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм һөнәри әзерлек академиясендә үтәчәк. Конкурска бөтен Россиянең төрле төбәкләреннән укучылар язган 290нан артык эш тәкъдим ителәчәк.