1нче шәһәр урта мәктәбе командасы 2003 елда туган малайлар арасында футбол буенча район беренчелеге ярышларында җиңеп чыкты.
Бу ярышларда 2нче шәһәр мәктәбе, Танкеевка, Полянка һәм Өчкүл мәктәбе коллективлары катнашты. Иң яхшы команда әйләнеш турниры йомгаклары буенча билгеләнде, анда аларның һәрберсе калган командалар белән очраштылар. Традиция буенча бу ярышларны балаларны савыктыру үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Валерий Бердников үткәрә.
Турнир беренче тапкыр Полянкадагы махсус мәйданда оештырылды (аңа кадәр уеннар Болгарда үтте).
Ярышлар киеренке көрәштә көтелмәгән нәтиҗәләргә китерде. Мәсәлән, башта 1нче һәм 2нче мәктәп командалары очрашты. Бу уенда 1нче мәктәп командасы 3:1 исәбе белән җиңде. Алар беренче урынны алыр дип уйладылар. Ләкин бу команда хуҗаларга 0:1 исәбе белән җиңелделәр һәм беренче урын өчен көрәш алар белән танкеевкалылар арасындагы соңгы уенда билгеле булачак иде. Антон Рачков белән Денис Пеньков керткән туплар шәһәр мәктәбе укучыларына җиңү китерде. Бу команда составында тагын Данил Мамонов, Максим Малышкин, Ярослав Петров, Ярослав Лихачев, Вадим Марянин, Владимир Тарасов һәм Михаил Беляевлар бар идле. Икенче урынны шәһәрнең 2нче мәктәп командасы алды, танкеевкалылар өченче урында.
Призерларга дипломнар, ә җиңүче командага кубок тапшырдылар.