2026 елның 11 июнендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра

2026 елның 12 мае, сишәмбе

"Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы" ДКУ Татарстан Республикасы министрлыгы һәм ведомствосы вәкилләре белән берлектә 2026 елның 11 июнендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү чараларын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: Болгар ш., Пионерская ур., 19нчы йорт.

Чараларда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International