Күңел җылысын – балаларга

2016 елның 14 октябре, җомга

“Тәрбияченең дөньядагы роле бик зур һәм ул җәмгыятебезне үстерүдә әһәмиятле роль уйный,” – дип хаклы рәвештә әйтә Кузнечиха авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Ивановна Ловчева. Ул үз бурычын бала ничек булса, аны шулай кабул итү һәм аңлый белүдә, үстерүдә, аны белемле, тәрбияле итүдән күрә. Бала мәктәпкә барганда азмы–күпме тәҗрибә дә туплаган булырга тиеш, ди ул.

Галина Ивановна әле күптән түгел генә институт тәмамлаган кебек, баксаң инде аның бакчада тәрбияче булып эшли башлавына 6 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Ул беренче квалификацияле категориягә ия, районда уздырылган “Ел тәрбиячесе” конкурсында призлы урынны алган, үзен инициативалы, иҗади эшләүче педагог буларак танытырга өлгергән.

Ул үз эшчәнлегендә балаларның иҗат мөмкинлекләрен барлау һәм аны үстерүгә, аеруча сабыйларның кул хәрәкәтен яхшыртуга зур игътибар бирә. Әлеге юнәлеш буенча конкрет эш алып бару инде билгеле бер нәтиҗәләр дә китергән.

Мәсәлән, узган уку елында бакчада тәрбияләнүче балалар “Йолдызчык”, “Дидактик пособиеләрне үз кулларыбыз белән ясыйбыз”, “Дуслык әйлән-бәйләне”, “Иң яхшы кышкы мәйданчык”, “Иң яхшы яңа ел интерьеры”, “Туган ягым – Татарстан” конкурсларында призлы урыннарны алган. “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы кысаларында махсус комиссия Галина Ивановнаның татар теле дәресләрен уздыру өчен үз куллары белән ясаган пособиесенә югары бәя биргән. Балаларның өлгерешен ачыклау максаты белән ел саен уку башында һәм ел тәмамланганда уздырылучы мониторинг нәтиҗәләре дә куандырырлык: балаларның белем үзләштерү дәрәҗәсе 25 процентка үскән. Балаларның татар телен теләп үзләштерүләре дә Галина Ивановнаның тырышлык нәтиҗәсе. Аның артистлык осталыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Утренникларда, мәсәлән, Кар кызы, Убырлы карчык, Кикимора һәм башка әкият геройларының рольләрен үзенә генә хас осталык белән башкарып, балаларны шатландыра.

Галина Ивановна һәр баланы бертигез дәрәҗәдә ярата һәм ихтирам итә. Ул аларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә. Иң мөһиме – сабыйлар белән уртак тел таба белә. Педагог балаларның ирешкән казанышларын вакытында күреп, аларның күңелен күтәрә, мактый. Җитешсезлекләр турында әйтергә дә онытмый. Бу да балаларны тәрбияләүдә үзенчәлекле роль уйный.

Педагог үз эшен җиренә җиткереп, югары дәрәҗәдә башкарганы өчен хезмәттәшләре һәм ата-аналар арасында ихтирам казанган. Әйе, бар күңелен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә бирүче педагогның намуслы хезмәте бары тик мактауга гына лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International