“Үткән еллар искә төшә дә...”

2016 елның 14 октябре, җомга

Өчкүлдә яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Вера Тимохина кырык өч ел дәвамында сельпода өлкән бухгалтер булып эшләгән.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Вера туган авылы Балымерда сугышның беренче елында ук эшли башлаган. Полянкадагы җидееллык мәктәпне тәмамлаган кызның укырга теләге зур булган, әмма көтмәгәндә башланган сугыш аның хыялларын чәлпәрәмә китергән. Хәер, аныкын гына түгел, ул сугыш бөтен кешенең тормышын үзгәрткән. Гаиләдәге дүрт бала арасыннан иң зурысы булганлыктан, җиң сызганып эшкә керешкән.

Ул балачак елларыннан ук сугыш кыенлыкларын күп татыган. Башкалар белән бергә колхоз кырында урак белән арыш, бодай уруларын, башка тармакларда баш күтәрми эшләүләрен үтә бер дулкынлану белән искә ала. 1943 елда аны промкомбинатның трикотаж цехына эшкә кабул итәләр, аннары счетовод–кассир өйрәнчеге итеп алалар. Биш елдан соң Вера Ивановнаны Казандагы дүрт айлык курсларга укырга җибәрәләр, шуннан соң Полянка авылындагы кулланучылар җәмгыятенә кассир итеп билгелиләр. 1949 елда Өчкүл сельпосының өлкән бухгалтеры итеп күчерәләр. Ул вакытта әлеге сельпога якын тирәдәге авыллардагы сәүдә нокталары, шул исәптән Өчкүлдәге өч кибет, шулай ук Полянка, Кирпеч заводы, Балымер, Үрнәк, Танкеевка, Лебяжье, Красный Вал, Красная Слобода, Порфировка, Маклашеевка һәм Комароводагы кибетләр кергән. Кибетләрдә ашамлыклар, хуҗалык товарлары, ул елларда бер кашыгы алтын бәясенә торган керосин һәм башка әйберләр сатылган. Моннан тыш, сельпо аша халыктан ит, йон  сатып алу эшчәнлеге дә алып барылган. Бухгалтер буларак, Вера Ивановнага сатып алынган товарларны исәпкә алырга, ревизияләр уздырырга, товар әйләнеше белән бәйле булган башка күп кенә операцияләр башкарырга туры килгән. Һәр тиен исәптә булган, югыйсә баланс отчетын тапшыра алмыйсың, ди ул. Аеруча һәр елның беренче мартында товар бәясен яңадан карап билгеләү буенча уздырыла торган чараның нинди киеренкелек белән узуын әле дә хәтерли. Ул чакта һәр товарны, кем әйтмешли, энә күзе аша уздырганнар. Ялгышырга берәүнең дә хакы булмаган. Аз гына төгәлсезлек җибәрсәң дә, моның азагы ничек бетәсен һәркем белеп торган. Шуңа күрә сельпо хезмәткәрләре, аеруча баш бухгалтер игътибарлы булырга тырышкан. Төн урталары җиткәнчегә кадәр кибеттән кибеткә йөргән чакларын ул әле дә хәтерли.

– Ул вакытта каенана белән яшәдек, – дип искә ала Вера Ивановна. – Бик әйбәт кеше иде, кайгысын да, шатлыгын да гел бергә уртаклаштык. Егерме дүрт ел гомернең ничек узуын да сизми калдым...

Әйе, гомер искән җилдәй күңелдә онытылмаслык хатирәләр калдырып, тиз үтә икән шул. Вера Ивановна әле дә булса төрле елларда сельпо рәисләре булып эшләгән Александр Черников, Константин Модин һәм башкаларны җылы хисләр белән генә искә ала. Алар үз эшләренә җаваплы караулары, башкаларны ихтирам итүләре белән хөрмәт казанган. Вера Ивановна эшләгән коллективлар дус һәм тату булулары белән аерылып торган. Бәйрәмнәрне барысы бергә җыелып үткәргәннәр. Кызганыч, хезмәттәшләренең күбесе инде вафат булган. Әле шушы көннәрдә генә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән Вера Ивановна озын гомерле булуы өчен ире Виктор Степановичка бик тә рәхмәтле. Ул бер эштән дә куркып тормаган, өйдә дә, хуҗалыкта да барысын да булдырган. Тимохиннар башка авылдашлары кебек үк, сыер, дуңгыз, кош–корт асраган, бакчада күп итеп төрле яшелчә һәм җиләк–җимеш үстергәннәр. Виктор Иванович белән иңгә–иң куеп кырык тугыз ел яшәгәннәр.

Вера Ивановна үзен бәхетле кешегә саный. Эшен яратып башкарган, балалар үстергән, аларның һәркайсы югары белем алсын өчен тырышкан. Владимир, мәсәлән, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын агроном белгечлеге буенча тәмамлаган. Геральд белән Валентина югары инженерлык белеме алган. Югары уку йортын тәмамлагач, аларны Украинага эшкә җибәргәннәр. Берничә елдан соң Володя да алар янына барып урнашкан. Тормышлары әйбәт, һәр яктан җитешле, балалары үсеп җиткән, инде оныклары да бар. Әмма ана күңеле генә тыныч түгел. Украинадагы хәлләр өчен борчыла...

Вера Ивановна белән аралашканда, аның сабырлыгына, һәр сүзен үлчәп сөйләвенә игътибар итәсең. Сөйләм теле дә үзенчәлекле, ә бит гади авыл мәктәбенең җиде классын гына тәмамлаган ул. Хәтере бик әйбәт. Мәсәлән, моннан күп еллар элек бер кирпеч арыш ипиенең 16 тиен, бер кило шикәр комының 80 тиен, бер метр ситсаның 50 тиен торуын әле дә хәтерли. Революцияне генә күрмәдем, калганнарын исә берничек тә онытырлык түгел, ди ул.

Хезмәт ветераны бүләкләргә дә лаек булган. Күп сандагы Мактау грамоталары, юбилей медальләре – аның хезмәтенә бирелгән бәя. Арада аеруча кадерлесе – “Совет сәүдәсе отличнигы” билгесе дә бар.

– Эшеңне яратып, күңел биреп башкарырга кирәк, – ди Вера Ивановна. – Шул чакта гына хезмәтең хөрмәт китерер...

Аның бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International