Яшь көрәшчеләргә – бүләкләр

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Тренер Владимир Борюшкин шәкертләре Яңа Чишмәдә 2001–2004 елда туган егетләр-кызлар арасында үткәрелгән самбо ярышларында призлы өч урын алдылар.

Кызлар арасында 34 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Юлия Горохцева (2нче мәктәп) барлык көндәшләрен дә җиңеп, ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. 47 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Вероника Пантелеева җиңеп чыкты (1нче мәктәп). 55 килограммга кадәр авырлыкта көрәшкән Кирил Зверев (2нче мәктәп) бронза медаль алды. Ә 31 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясаучы Богдан Кирюшин (2нче мәктәп) 5-6 урыннарга чыкты. 

Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр, кубоклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International