Туган җирдән аерылмыйча...

2016 елның 30 сентябре, җомга

Кайбер кешеләрнең олы яшьтә дә хәтерләре зирәк, бөтен вакыйгаларны нечкәлекләре белән хәтерли торган булалар. Полянка авылында яшәүче  педагогик хезмәт ветераны Галина Ашмарина әнә шундыйлардан...

Ирина Телицына

Аның әтисе сугышта хәбәрсез югала. Алар гаиләсе ачылыгын да, ялангачлыгын да бик күп күрә. Сугыш авырлыгы бер кешене дә читләтеп  үтми. Гаиләдә ул өлкән бала булганлыктан, кыенлыклар аңа күбрәк эләгә. Ниһаять, зарыгып көткән Җиңү килә. Галя туган Маклашеевка авылындагы башлангыч мәктәпнең беренче классына укырга керә.  Бу авыл су астында калгач, алар гаиләсе Полянка авылына күченә. Биредә Галя җиденче классны тәмамлый һәм Иваново өлкәсендәге Наволоки шәһәренә туганнарына китәргә була. Монда фабрика-завод училищесына укырга керә. Аны бетергәч, фабрикага тукучы булып эшкә урнаша. Әнә шулай илленче еллар уртасында аның хезмәт стажы башлана. Укыйсы килү теләге аны кичке мәктәпкә алып килә. Әлбәттә, бу елларда аңа бик күп авырлыкларны җиңәргә туры килә. Никадәр генә кыен булса да, ул бик тырыша. Аның куйган хезмәте юкка чыкмый, мәктәпне уңышлы тәмамлагач, аны текстиль яки авыл хуҗалыгы институтына укырга чакыралар. Галя  К.Д.Ушинский исемендәге Ярославль педагогия институтын сайлый һәм биология-география факультетына укырга керә. Укырга кабул ителүе турында ул 30 августта гына белә. Чиксез шатланган кыз 1 сентябрьдә укырга китә. Монда тулай торакта урын бирәләр һәм утыз өч сум стипендия түлиләр. Дәүләт тарафыннан  мондый кайгыртучанлыкны ул әле дә зур рәхмәт хисләре белән искә ала. 

Ара ерак булгач, өйгә сирәк кайта. Биш ел уку дәверендә ул бик күп мәгълүмат ала. Институттагы практикалар лекцияләр белән аралашып бара.  Дүртенче курста практиканы Украинада үтәргә туры килә. Биредә гомергә истә кала торган вакыйгалар була. Карпаттагы иң биек Говерлу тавына менүе, анда алган тәэсирләр онытмаслык булып күңелендә саклана. Уралга баруы, монда  Кунгур боз мәгарәсен карап йөрүләрен дә оныта алмый. Җәмәгать эшләрендә актив катнашуы һәм яхшы укуы өчен аны  Санкт-Петербургка, Белоруссиягә путевкалар белән бүләклиләр. Брест крепостында күргәннәрен һәм Хатыньга баргач алган тәэсирләре турында укучыларга гел сөйли торган була.

Институтны уңышлы тәмамлагач, Галина Дмитриевна үзенең туган якларына кайта. Дөрес, юлламаны аңа башка урынга бирәләр, аңа бу мәсьәләне хәл итү өчен хәттта Мәскәүгә барырга туры килә. Бәхеткә, барысы да уңай хәл ителә.

Авыл мәктәбендә яшь укытучыны яхшы каршылыйлар. Мәктәп директоры Евгений Бартош аңа һәр яктан булышырга тырыша. Тәҗрибәле укытучылар Анастасия Андреевна  Локтева, Анна Степановна  Панфилова (хәзер мәрхүмнәр) нык ярдәм итәләр. Монда эшләгәндә аңа яңа мәктәп бинасын ачу тантанасында катнашырга һәм күп кенә башка  истә калырлык вакыйгаларның эчендә кайнарга туры килә. Гомер буе үз эшен яратып, күңел биреп, теләп башкара. Шулай булмаса, Галина Дмитриевна мәктәптә 51 ел эшли алмас иде.

Гаиләдә ул тугрылыклы тормыш иптәше, балаларның яраткан әнисе. Ире Александр белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бер улы Валентин әнисе һөнәрен сайлый. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлагач, туган мәктәбенә эшкә кайта. 

Галина Дмитриевна мәктәптә еш булырга тырыша. Монда белем биргән укытучыларның күбесен ул укытып чыгара. Үзләренең остазлары кебек, алар да үз эшләрен күңел биреп, яратып башкаралар. 

Ул авыл китапханәсенең актив  укучысы. Китапханәдә газета-журналлар укырга ярата. Хәер, ул үзе дә вакытлы матбугатны яздырып ала, өйгә килгәч, беренче чиратта район газетасын кулына ала,  ләкин барысына да язылып булмый бит, калганнарын китапханәдә укый.

Җәйләрен күп вакыты бакчада үтә, алар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән мул уңыш үстереп алалар. Кыскасы, лаеклы ялда булса да, тынгысыз тормыш белән яши ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International