Өлкәннәр өчен – “кайнар линия”

2016 елның 30 сентябре, җомга

5 октябрьдә Пенсия фонды идарәсе безнең районда “кайнар линия” оештырачак.

Бу – Халыкара өлкәннәр көне кысаларында уздырылучы чараларның берсе. Теләге булган кеше көн дәвамында, иртәнге 9дан 16 сәгатькә кадәр, 074 номерын җыеп, Пенсия фонды органнары белгечләренә сораулар бирә ала. Әлбәттә инде, сорауларның берсе дә җавапсыз калмас.

 

Бу максат белән белешмә телефонында белгечләр дежур торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International