Бу фотода Ямбакты авылында яшәүче Сафина Рәхимә апа.
Ул 80 яшен тутыра, ләкин шуңа карамастан җәй буена бакчасында төрле чәчәкләр, җиләк-җимешләр үстерә. Аның бәрәңге бакчасында бәрәңге белән кавын, карбызлар да үсә, ул карбызлары белән тирә күршедә яшәүче әби-бабайларны, бала-чагаларны да сыйлый. Карбызларының 10-12 килограммга җиткәннәре дә булды.Уңган, булган күршебезне якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән тәбрик итәбез, аңа исәнлек, бәхетле картлык телибез.
Күршеләре Хәйбуллиннар гаиләсе, Ямбакты авылы.