Продукциягә сорау арта

2016 елның 23 сентябре, җомга

Узган шимбәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары, эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар Казанда башланган традицион көзге ярминкәдә катнаштылар. Ярминкәне республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы оештырды.

Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре Яңа Савин районындагы базарда шәһәр халкына кулай бәядән яңа суелган ит, сөт, бәрәңге, башка төрле яшелчәләр, бал, ашлык, балык һәм башка әйберләр тәкъдим иттеләр. Узган еллардагы кебек, Спас оппторгы һәм икмәк заводы продукциясенә дә сорау зур булды.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярминкәләр сезонын уңышлы башлады. Ул көнне алар Казан халкына 2 миллион 600 мең сумлык продукция сатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International