"Нечкәбил" конкурсында иң яхшы гаиләләргә дипломнар тапшырылды

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Республиканың “Нечкәбил” конкурсы ярымфиналында катнашып, район данын яклаган гаиләләр төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды.

Дипломнарны 17 сентябрьдә “Казан Арена” стадионында иң тату, лаеклы гаиләләр фестивалендә тапшырдылар. Фестивальдә Татарстанның 30 районыннан 45 гаилә катнашты.

Рамилә һәм Наил Исхаковлар гаиләсе “Гаилә кыйммәтләре” һәм “Пешерелгән ризыклар” номинацияләрендә икенче урын алган өчен берьюлы ике дипломга лаек булды. Ә менә Гөлназ белән Марсель Ходжиевлар гаиләсенә “Гаилә традицияләре” номинациясендә өченче дәрәҗәле диплом тапшырылды.

Конкурста катнашучыларның чыгышына күп кешедән торган жюри бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International