Агымдагы елның 18 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Россиянең бөтен территориясендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак.
Бу безнең һәркайсыбызга да кагыла торган зур вакыйга. Тавыш бирүчеләр саны күбрәк булса, Дәүләт Думасында Татарстан командасы да шулкадәр зуррак булачак. Сайлауларда катнашу – һәр кешенең гражданлык бурычы.
Бу көнне 41 сайлау участогы төгәл иртәнге сәгать сигездә ачылачак һәм кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк. Һәр сайлаучыга икешәр бюллетень бирелә: берсе – партия исемлеге буенча, икенчесе –бер мандатлы округлар буенча. Моннан тыш, өч сайлау округында Спас районы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак.