Балкыгыз, йолдызчыклар!

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика фестиваленең зона этабында безнең конкурсантлар уңышлы чыгыш ясады.

Өлкән төркемдә “Вокаль-соло” номинациясендә Дарья Чудакова (җитәкчесе Василий Кощеев) җиңеп чыкты. Шул ук номинациядә икенче яшь төркемендә 2нче урта мәктәп укучысы Камилла Вафина (җитәкчеләре Владлена Бурова һәм Гөлгенә Зарипова) икенче урынны алды. Алар суперфиналда чыгыш ясаячак.

Урта Йорткүлдән Гөлшат Ибраһимова белән Алия Вәлиева составындагы вокаль дуэт (урта төркем, Айсылу Вәлиева) һәм Балалар сәнгать мәктәбенең “Булгарочка” бию коллективы (кече төркем, Владлена Бурова, Гөлгенә Зарипова) махсус призларга лаек булдылар.

Ә Даша Чудакова шул ук фестиваль кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән иншалар конкурсында да лауреат исемен алып, махсус приз белән бүләкләнде.

Башка конкурсантларыбыз – Надежда Корнеева, Ирина Лукашина, Эмилия Хәсәнова, Эвелина Максимова, Камилә Хәмидуллина, Ранис Сафин, Николай Сафонов, Дарья Севастьянова фестиваль дипломнары белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International