Җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында ел саен уздырылучы традицион конкурска старт бирелде. Конкурс кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның Милли кухнясы көннәре уздырылачак.
Конкурс милли традицияләрне торгызу, саклау һәм үстерү, җәмәгать туклануы тармагында хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуны күздә тотып үткәрелә. Конкурс эшләре ризыкның менюга туры килү–килмәвенә, залның ничек бизәлүенә, музыканың теманы ничек яктыртуына карап бәяләнәчәк.
Беренчеләрдән булып үз осталыкларын “Чыңгыз хан” рестораны хезмәткәрләре күрсәтте. Алар француз кухнясы ризыкларын әзерләгән. Официантлар ризыкларның барлыкка килү тарихы һәм аны әзерләү серләре турында сөйләделәр. Коллектив конкурста беренче тапкыр гына катнашса да сынатмады.