Бүләккә – фотоаппарат

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Балалар иҗат йортының экология хәрәкәте “Яшел республика” республика фоторәсемнәр конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә дипломга ия булды.

Дипломнан тыш, бу хәрәкәтнең “Экология марафоны” номинациясендә уңышлы чыгыш ясаучыларга кыйммәтле фотоаппарат бүләк иттеләр.
Конкурсантларга бүләкләрне Болгарда үткән “Эковолна-2014” икенче республика экология форумында тапшырдылар. Анда беренче урта мәктәп һәм тармак технологияләре техникумыннан Илья Гусев белән Иван Разин катнашты.
Конкурс Ирекле хәрәкәт үсеш үзәге, “РИТЭК” ААҖ һәм “Лукойл” хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International