Яхшы укучыларга – премияләр

2014 елның 27 июне, җомга
Никольск урта мәктәбе укучылары Анна Колесова белән Дарья Егоровага чыгарылыш кичәсендә унар мең сум акча бүләк иткәннәр.

Авылның беренче укытучысы Александр Иванович Панчугин исемендәге бу премияне аның оныгы, Казан заводларының берсендә директор урынбасары булып эшләгән Валерий Панчугин бирә, кызларга бүләкне ул үз куллары белән тапшырган. Бу традиция мәктәптә инде ун елдан артык яшәп килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International