Районның иң хөрмәтле кешесе

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагының атказанган табибы һәм мактаулы ветераны Фиркат Галимов “Ел табибы – “Ак чәчәкләр” җиденче республика конкурсының “Сәламәтлек саклау системасы легендасы” номинациясендә билгеләп үтелде.

Аңа “За честь, достоинство и патриотическое воспитание молодого поколения” дигән диплом, кубок һәм сертификат тапшырылды. Үз номинациясендә ул республикадан бердәнбер вәкил булды. Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек саклау системасында Фиркат Галимов 55 ел эшләде, шуның утыз елдан артыгын безнең район хастаханәсендә баш табиб булды. Хәзерге вакытта ул Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлегенә һәм район энциклопедиясен эшләү группасына җитәкчелек итә.

Бүләкләү тантанасы Казанда Татарстан премьер-министры Илдар Халиков һәм Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International