Иртәгә “Болгар” сәламәтләндерү лагерында беренче смена ябыла.
Бу вакыт эчендә анда йөздән артык бала ял итте.
Алар арасында Казан мәктәпләреннән бию группасы, яшь спортчылар – каратистлар, чаңгычылар бар иде. Алар белән тренерлары Рәшит Зыятдинов һәм Сергей Власовлар шөгыльләнде. Көн дәвамында балалар күнегүләр үткәрделәр һәм үз эшләре белән шөгыльләнделәр, ә кич белән төрле чараларда катнаштылар. Концертлар, очрашулар, экскурсияләр, ярышлар –болар барысы да балалар күңелендә онытылмас эз калдырды.