Халыкны кабул итәләр

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
27 июньдә, Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә, теләгән кеше квалификацияле белгечләрдән консультация ала алалар.

Нотариус – 8дән 11гә кадәр, адвокат – 11дән 14 сәгатькә кадәр, прокуратура хезмәткәре – 14тән 16 сәгатькә кадә кабул итә. Алар “Октябрь” кинотеатры бинасында кабул итәләр (2нче кат, “Бердәм Россия”нең кабул итү бүлмәсе). Язылу өчен телефоннар 8 (84347) 3-09-53, 8 – 9377716967.

Шушы ук көнне ТР Балалар хокукы буенча Уполномоченный, ТР буенча суд приставларының федераль хезмәт идарәсе каршындагы Җәмәгать советы әгъзасы Гүзәл Удачина һәм бу хезмәтнең җитәкчесе – ТРның баш суд приставы Радик Ильясов гражданнарны бергә кабул итәләр.

Алар суд приставларының Спас район бүлегендә кабул итәчәкләр (Белов урамы, 35). Язылу өчен телефон 8 (84347), 3-08-39.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International