Гөлсирин – иң яхшы тәрбияче

2014 елның 20 июне, җомга
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү буенча шәһәрнең “Колосок” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсирин Хәйдәрова иң яхшы тәрбияче дип табылды.

Республика күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы ике телле балалар бакчасы” һәм “Елның иң яхшы балалар бакчасы” конкурсларында катнашып, ул әнә шундый югары бәя алды. Йомгаклау тантанасы 18 июньдә Казанда ТР премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үтте.

Гөлсирин Барый кызына диплом һәм 15 мең сумлык сертификат тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International