Кадет интернат-мәктәбенең унбиш укучысы “Батыр” лагерының беренче сменасында ял итте. Ул инде икенче ел бу учреждение базасында эшли.
Ял итү программасы эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән. Укучылар Болгар музей-тыюлыгында, беренче шәһәр мәктәбе музеенда булганнар. Биләргә сәяхәт вакытында да балалар туган як тарихы турында күп кенә яңа мәгълүматлар алганнар.