Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Җан җылысын кызганмый
2014 елның 6 июне, җомга
Шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар бүгенге заманда бик кадерле. Өлкән яшьтәге кешеләрне караучы социаль хезмәткәрләр өчен дә алар бик кирәк. Галина Королева – нәкъ шундыйлардан.
Ирина Телицына
Башта Галина Николаевна чәчтараш булып эшләгән. Үзгәртеп кору заманында хезмәт хакы тоткарлана башлагач, аңа социаль хезмәткә күчәргә тәкъдим иткәннәр. Бу 1996 елда була.
Шул вакыттан бирле ул өлкән яшьтәге, еш кына авыру һәм инвалид кешеләргә ярдәм итә. Алар янына Галина Николаевна атнага ике тапкыр барырга тиеш. Тик ярдәм кирәк булганда, ешрак та йөрергә туры килә (Галина Николаевна тугыз әбигә ярдәм итә).
Аның вазифасына азык-төлек, дарулар сатып алу керә. Шулай ук йортны тәртиптә тоту да аның өстендә. Үзләренең Галинасын һәрберсе түземсезләнеп көтеп ала. Өлкән яшьтәге һәр кешегә гадәттә аралашу җитми һәм Галина Николаевна моны яхшы аңлап, аларны игътибар белән тыңларга, хәленнән килгәнчә юатырга тырыша. Бу аның өчен бер дә авыр түгел, чөнки эшләү дәверендә алар инде якын кешеләргә әверелгәннәр.
Мәсәлән, бу системада эшли башлаганнан бирле ул балачактан беренче төркем инвалид Елизавета Александровна Малышкинага ярдәм итә. Ни кызганыч, аның аяклары йөрми, шуңа күрә инвалид арбасында гына хәрәкәтләнә ала. Антонина Спиридоновна Королева исә гомере буе әнисе белән яшәгән, үз гаиләсе юк. Һәрберсенең проблемалары чыгып тора, ә Галина Николаевна аларны хәл итәргә булыша, ялгызлыкны сиздермәс өчен җан җылысын кызганмый. Эше дә, үзе ярдәм итә торган кешеләр дә аның өчен бик кадерле.
“Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Ирина Логинова Галина Николаевна турында “тыныч, сабыр, игелекле кеше”, ди.
Моннан тыш, Галина Николаевна өлкән яшьтәге әнисе һәм каенанасы өчен беренче ярдәмче булып тора. Һәр хатын-кыз кебек, үз гаиләсен дә игътибар үзәгендә тота. Өлкән улы Алексей инде эшли, ә кызы Екатерина әле мәктәптә укый. Әнисе балаларын да өлкән яшьтәге кешеләргә шәфкатьле, игелекле булырга өйрәтә.
Галина Николаевна буш вакытларында бакчада эшләргә ярата. Җәен һәм көзен төрле маринадлар, кайнатмаларны күпләп әзерләп куя. Эш-мәшәкатьләре бетеп тормаса да, ул үзе караган өлкән яшьтәге кешеләрне бер минутка да хәтереннән чыгармый һәм һәрвакыт аларга ярдәм итәргә әзер.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Талпаннар белән йога торган инфекцияләр мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештыру турында
Талпаннар белән йога торган инфекцияләр мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештыру турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз