Иске биналар танымаслык булып үзгәрәчәк

2014 елның 6 июне, җомга
Бу араларда район мәктәпләрендә республика программалары кысаларында тулы көчкә капиталь ремонт эшләре алып барыла.

Мисалга, шәһәр үзәгендә урнашкан санаторий мәктәп-интернат бинасын гына алыйк. Моннан илле еллар элек төзелгән бу бинаның әле моңарчы болай беркайчан да яңартылганы һәм төзекләндерелгәне юк иде. Бүген әлеге мәктәпне танырлык та түгел. Мәктәп директоры Владимир Четанов билгеләп үтүенчә, иске биналарның бары тик стеналары гына искечә калачак…

Биредә бинаның тышкы ягын тулысынча плитә, икенче төрле әйткәндә, керамзитлы гранит белән тышлаганнар. Түбә дә тулысынча яңартылып ябылган, иске агач тәрәзәләр урынында ак пластик тәрәзәләр ерактан ук балкып тора.

Җылыту системасын ремонтлау буенча да күләмле эш башкарылган: искереп яраксыз хәлгә килә башлаган җайланмалар урынына заманча җылыту җиһазлары урнаштырылган. Системаны инде эшләтеп тә караганнар. Барысы да төзек, әйбәт эшли.

Мәктәптә бүген эчке эшләр алып барыла, аннары интернат тәртипкә китереләчәк.

Директор сүзләренә караганда, башкарылучы эшләрнең сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел, Алексеевскиның “Стройдорсервис” җәмгыяте эшчеләре үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңлыйлар. Август урталарына санаторий мәктәптә ремонт эшләрен тәмамларга җыеналар.

Бураково мәктәбендәге үзгәрешләргә дә игътибар итми мөмкин түгел. “Сувар Б” җәмгыяте коллективы кыштан бирле эшләп, заманча материаллар кулланып, мәктәпнең түбәсен тулысынча япкан. Агач тәрәзәләр урынына елкылдап торган пластик тәрәзәләр урнаштырылган. Җәмгыять коллективы мәктәп коллективы өчен башка уңайлыклар тудыру турында да кайгырткан. Мәсәлән, биредә хәзер җылы туалетлар эшли, ашханәдәге краннардан кайнар су килеп тора.

— Бу араларда җылыту системасын ремонтлыйлар, — ди мәктәп директоры Елена Ермолаева. – Яңа казан урнаштырылачак, торба һәм батареяларның барысы да алыштырылырга тиеш. Классларда җылы булыр дип өметләнәбез. Төзүчеләр киткәннән соң косметик ремонт эшләрен үз көчебез белән башкарып чыгарга уйлыйбыз. Яңа уку елы башланганчыга кадәр барысына да өлгерергә кирәк.

Сүз дә юк, теләсә нинди ремонт эшләре шактый мәшәкатьләр китереп чыгара. Шулай да, тотылган чыгымнар, куелган никадәрле көч укыту процессы шартларын яхшыртуга ярдәм итми калмас, дип өметләнәсе килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International